"Минем дустым" тексты өстендә эш
Cкачать презентацию: "Минем дустым" тексты өстендә эш
Презентация по слайдам:
Слайд #1
Сүзлек эше
Бер өйдә – в одном доме
Бию түгәрәге – танцевальный кружок
Заманча- современный
Дуслаштык – подружились
Бергә – вместе
Эшчән – трудолюбивая (-ый)
Заманча- современный

Слайд #2
Минем дустым.
Минем исемем – Айсылу. Мин сезгә дустым турында язам. Аның исеме – Айгөл. Без аның белән авылда җәйге каникулда дуслаштык. Айгөл дә, мин дә Казанда яшибез, бер йортта торабыз, бер мәктәптә укыйбыз. Мин – дүртенче, ә ул бишенче сыйныфта укый.
Без бик дуслар. Без бергә бию түгәрәгенә йөрибез. Татар, рус, молдаван биюләре дә, заманча биюләр дә өйрәнәбез.
Дәрестән соң бергә чаңгы шуабыз, бергә дәрес әзерлибез.
Айгөл – яхшы укучы, “4”ле, “5”ле билгеләре ала. Ул бик эшчән,акыллы кыз.

Слайд #3
Ике раслауның кайсысы дөрес.
1. -Без Айгөл белән шәһәрдә дуслаштык
2. -Без Айгөл белән авылда дуслаштык.
3. -Мин җәйге каникулда авылга кайттым.
4. -Без Айгөл белән җәйге каникулда лагерьда ял иттек.
5. - Без заманча биюләр өйрәнәбез.
6.- Без замача биюләр өйрәнмибез.
7.- Айгөл биюче, ләкин ул яхшы укымый.
8.- Айгөл яхшы укучы да, оста биюче дә.

Слайд #4
Сау булыгыз!
Уңышлар!
