Илфак Шиһапов шигырьләрендә авыл темасының чагылышы
Cкачать презентацию: Илфак Шиһапов шигырьләрендә авыл темасының чагылышы
Презентация по слайдам:
Слайд #1
Илфак Шиһапов шигырьләрендә авыл темасының чагылышы
Слайд #2
Максатым – Илфак Шиһаповның кайбер әсәрләрен (поэзиягә кагыла) тикшереп, аларда авыл темасының бирелешен , чор геройларының характер сыйфатларын ачыклау
Слайд #3
Шигырь юлларына игътибар итегез әле:
Авыл (Хушлашу)
Исәнме, син, туган авылым минем,
Сиңа кайттык тагын сагынып.
Җылы бәдрәф эзләп качсак та калага,
Яшибез без һаман сиңа табынып.
Җыр багышлый сиңа иләс егетләрең,
Сабантуйга кайта буяп иренен,
һаман мактап шәһәр кибетләрен,
Синең кызлар — ятлар килене.
Ә син әле һаман исән икән,
Синең җылы яңгыр ява сибәләп.
Элек печән чапкан безнең болыннарны
Никтер баскан әрсез тигәнәк.
Эчеп үлгән икән быел мескен Гариф,
Әминәләр күчеп киткәннәр.
Урамнарда юк бер җан иясе,
Әйтерсең дә: агу сипкәннәр.
Авыл, авыл, туган авыл,
Авыл, авыл, туган авыл.
Көтү һаман чират белән икән,
«Инде туктар, — диләр, — быелдан».
Без укыган мәктәп капкасына
«Бикле», — диеп язып куелган.
Таудай булган авыл чүплегенә
Кем ташлаган ватык гармунын?
Юкка чыккан безнең озын Җәмил,
Авылымның алып бар моңын.
Күптән мәрхүм күрше апаларның
Өен башка халык алган арзанга.
Заманының иң ак, чиста йортын
Көйләгәннәр хәмер сатарга.
Яңа хуҗа килгән авыл кырларына,
Ауган корып ялгыз алмагач.
Томаланган безнең изге чишмә,
Су алырга кеше бармагач.
Авыл, авыл, туган авыл,
Авыл, авыл, туган авыл.
Слайд #4
Бикле ишекләр
Авыл урамын томан каплаган,
Беркем дә чыкмый бикле капкадан,
"Балам, саумы син? Кайттыңмы?" — диеп,
"Ерак юлдан ардыңмы?" — диеп.
Бикле ишеге, янмый утлары
Гел ятим калган туган йортларның.
Юк әти-әни, кайтмаска киткән,
Безне алар бик озак көткән.
Көтәләр сыман алар һаман да,
Бала күңеле була далада.
Туктатып булмый аккан вакытны,
Ятим өйдә кабызып утны.
Слайд #5
Вәли абзый
Сәлам бирә аңа бар да,
Олылар да, балалар да:
Әбиләр һәм бабайлар,
Яшь кызлар һәм малайлар,
Киленнәр һәм маэмайлар.
Бер нигә дә карамый,
Кузгатып җан ярасын,
Башыннан сыйпый: "Улым", — дип,
Ярты авыл баласын.
Түбән оч Вәли абзый,
Бер нигә дә карамый,
Кузгатып җан ярасын,
Бүген дә аңа "Әти", — ди
Ярты авыл баласы.
Слайд #6
Илфак Шиһапов – язучы, публицист, шагыйрь, продюсер, журналист, җыеп әйткәндә, уникаль шәхес. Безгә әле аның эшчәнлеген өйрәнәсе дә, өйрәнәсе...