Презентация на тему ь һәм ъ билгеләренең дөрес язылышы
Cкачать презентацию: Презентация на тему ь һәм ъ билгеләренең дөрес язылышы
Презентация по слайдам:
Слайд #1
Хәерле көн!

Слайд #2
Исәнмесез, укучылар!
Хәерле көннәр сезгә!
Зиһен һәм тел ачкычлары
Телимен һәммәгезгә!
I этап. Оештыру.

Слайд #3
Дәреснең девизы:

Слайд #4
Тырышкан табар,
ташка кадак кагар

Слайд #5
III этап. Төп этапта булачак актив
эшчәнлеккә әзерлек.
Кара диңгез эчендә,
Каләм утравында
Бик матур, кеп-кечкенә
Алфавит каласы бар.
Шул каланың эчендә
Иртә, көндез, кичен дә
Нәни генә кешеләр
Көне-төне эшлиләр:
А – артист театрда.
Ә – әти,әни,әби,
Б – безнең Бикбай бабай,
В – Вася, күрше малай.
Г – гармунчы Галимҗан,
Д – диңгезче Дәүләтҗан,
Е – елгада йөзүче,
Ж – журналист, гәзитче,
Җ – җизни, җиңги була,
З – шахтада забойчы,
И – ипи пешерүче,
Й – йомышка йөрүче,
К – кондуктор
Л – лифтер,
М – монда оста монтер,
Н – нәкышче, заллар бизи,
Ң – киңәшче булып йөри
О – остаз, ул өйрәтә,
Ө – өйрәнчек, өйрәнә.
П – пассажир, паромчы,
Р – рәссам,
С – сатучы,
Т – табиб,
У – укытучы,
Ү – үсмер, үзем булам.
Ф – фотограф,
Х – хәбәрче,
Һ – мәһабәт бер һәйкәл,
Ц – циркач,
Ч – чаңгычы,
Ш – шагыйрь,
Щ – борщ, щи пешерә,
Ы – ыслаучы,
Э – эшче,
Ю – юрист, хөкем тикшерә,
Я – язучы бу шәһәрдә,
Икесе әле сәфәрдә.
Алары нинди хәрефләр?
Кем алардан хәбәрдар?
Ә
Б
Э
В
М
Н
Ө
Ь
Ъ
Е
Җ
А
З

Слайд #6
Ь,Ъ хәрефләренең
дөрес язылышы
Тема.

Слайд #7
IV этап. Яңа белемнәрне үзләштерү.
роль юнь дәрья
рельс ямьле берьеллык
нефть ниһаять көньяк
мәсьәлә пакь
җөрьәт итү
мәсьүл
ь хәрефе

Слайд #8
Ь билгесе:
алынма сүзләрдә тартыкның нечкәлеген
белдерә;
2) калын итеп укылуы мөмкин булган иҗек-
ләрнең нечкә әйтелешенә ишарә итә;
3) е, я, ю алдыннан, нечкә иҗектән соң аеру
билгесе булып килә;
4) [] - һәмзә авазын белдерә;
5) тел арты тартыгы [к] авазын белдерә.

Слайд #9
ъ хәрефе
шәфәкъ адъютант
мәгънә кулъязма
дикъкать тугызъеллык
коръән

Слайд #10
Ъ билгесе:
к, г хәрефләренең калын әйтелешен,
ягъни увуляр (кече тел тартыгы)
икәнлеген күрсәтә;
2) е, я, ю алдыннан, калын иҗектән соң аеру
билгесе булып килә;
3) [] – һәмзә авазын белдерә.

Слайд #11
Физкультминутка.
Бигрәк шаян курчак син:
Тик тормыйсың, борчак син.
Чүгәлисең, торасың,
Башың уңга борасың,
Аннан сулга карыйсың
Һәм сикерә башлыйсың.
Тирән итеп сулыйсың да
Ял итәргә туктыйсың.
Бигрәк ардың, бәләкәч,
Син изрәп йоклап киткәч,
Укырбыз да язарбыз
Һәм уйнарбыз эш беткәч.
Башың артка ташлыйсың да
Әйләндерә башлыйсың.
Кулларың күтәрәсең,
Аннары төшерәсең.
Шул арада син иелеп
Басарга өлгерәсең.
Шаян курчак

Слайд #12
VI этап. Белемнәрне ныгыту.
Бирем 1. Күп нокталар урынына ь, ъ хәрефләрен куеп сүзләрне күчереп языгыз һәм аларның язылышын аңлатыгыз. Астына сызылган сүзләрне кертеп, җөмләләр уйлап языгыз.
Яш…лек, ал…бом, ал…япкыч, гар…ләнү,
канәгат…, В…етнам, кор…ән, дик…кат…,
гам…сез, портфел…, кул…язма, суд…я,
бер…яклы, пул…с, Ил...юшин, мәг...лүм, мәс...әлә, гам..., юн...ле, пак..., шәфкат...,
тугыз...еллык, мең...яфрак, шөгыл..., дәр...я, мыш...як, өч...яклы, канәгат...,
п..еса, ниһаят..., иг...тибар, юп...-юеш .

Слайд #13
Бирем 2. Нокталар урынына тиешле хәрефләрне куеп языгыз, асларына сызыгыз.
Әф...юн, Ях...я, пап...е-маше, кар..ер,
вестибюл..., ел...язма, ад...ютант,
мәс...әлә, спектакл..., об...ект, дәр...я, вәгаз..., йөз...яшәр, һәр...яклап, ар...як, бер...юлы, трел...яж.

Слайд #14
Бирем 3. 2 нче биремнән тавышсыз хәрефләрнең аеру функциясен үтәгәннәрен генә сайлап, ике баганага аерып языгыз.
Аеру ь Аеру ъ

Слайд #15
Кем дөрес яза һәм алдан бетерә?
Кушу билгеләре урынына ъ, ь билгеләрен
дөрес куеп, алдан язып бетерүче җиңүче.
Ал+япкыч, шәл+яулык, бер+юлы,
дөн+я, йөз+яфрак, көн+як, төн+як, кул+яулык, Кызыл+яр, өч+яклы, һәр+яклап, Ях+я, тигез+янлы.

Слайд #16
IX этап. Йомгаклау һәм кире информация.
Тест
Кайсы сүзләрдә ь билгесе язылмый?
А) риваят... В) шигърият...
Ә) мәдәният... Г) хөррият...
Б) васыят... Д) яш...келт
2. Кайсы сүзләрдә ь - бугаз тартыгы?
А) пакьлек В) юньле
Ә) мәсьәлә Г) яшьли
Б) һичьюгы Д) җөрьәт
3. Кайсы сүздә ъ - бугаз тартыгы “һәмзә”?
А) адъютант В) кулъязма
Ә) коръән Г) елъязма
Б) тугызъеллык Д) сулъяк

Слайд #17
4. Кайсы сүзләрдә к, г хәрефләрен [к], [г] рәвешендә укыр өчен, ъ билгесе өстәп языла?
А) шәрек ... В) шәфәк...
Ә) мог...тәбәр Г) олуг...
Б) мәг...нә Д) тәк...дим
5. Кайсы сүзләрдә ь үзеннән алда килгән тартыкның нечкә укылышын белдерә?
А) шәльяулык В) крестьян
Ә) сирень Г) тальян
Б) карьер Д) дөнья
6. Кайсы сүздә ъ билгесе язылмый?
А) мәг...лүм В) кул...язма
Ә) вәг...дә Г) фигыл...
Б) нәк.... Д) ар...як

Слайд #18
Тестка “ачкыч”
1. Ә, Г
2. Ә, Д
3. Ә
4. А, Б, В, Д
5. Б, В, Г
6. Г

Слайд #19
X этап. Өй эше.
1) Кагыйдәләрне ятларга.
2) Сүзлек диктантына әзерләнергә.
3) 149 нчы күнегүне язмача эшләргә

Слайд #20
Сау булыгыз!
