Презентация на тему : "Баш хәрефтән языла торган сүзләр"
Cкачать презентацию: Презентация на тему : "Баш хәрефтән языла торган сүзләр"
Презентация по слайдам:
Слайд #1
Баш хәрефтән языла торган сүзләр
Башлангыч һәм татар (туган) теле укытучысы
Зарипова А.Г.

Слайд #2
Укучылар, игътибар итегез әле, шигырьдә кеше исемнәре бармы?
Берсе – Дилә, берсе – Зилә,
Өченчесе – Миңлегел.
Берсе – үлчи, берсе – кисә...
Өчесе дә бик өлгер.
Әйе: Дилә, Зилә, Миңгел.
Әйдәгез әлеге шигырьдән кеше исемнәрен матур итеп, дөрес итеп дәфтәрләребезгә күчереп языйк әле.
Егерменче апрель.
Сыйныф эше.
Дилә, Зилә, Миңгел.

Слайд #3
Ничек уйлыйсыз, алар ни өчен баш хәрефтән язылдылар икән?
(Чөнки алар кеше исемнәре. Укучылар, кеше исемнәре, фамилияләр баш хәрефтән язылалар)
Безнең бүгенге дәресебезнең темасы да баш хәрефтән языла торган сүзләр. Һәр гаилдә бала тугач , аңа исем бирү йоласы бар.Балага исем бирүгә әти-әниләр зур җаваплылык белән карый, чөнки һәр исемнең үз мәгънәсе була. Мәсәлән, , Дилә-күңел, йөрәк дигән мәгънәне аңлата.
-Ә сез үз исемегезнең мәгънәсен беләсезме?
Үз исемегезнең мәгънәсен белмәсәгез,борчылмагыз, чөнки махсус сүзлек бар. Ул “Кеше исемнәре сүзлеге”дип атала. Аны галим Г.Ф.Саттаров төзегән.Сез бу сүзлектән карап үзегезнең, әти-әниләрегезнең, әби-бабаларыгызның исемнәре нәрсә аңлатканын белә аласыз.

Слайд #4
Сезнең өегездә йорт хайваннары бармы?
Ә сез аларга исемнәр куштыгызмы? Аларның кушаматлары бармы?
Ничек уйлыйсыз алар баш хәрефтән язылалармы?
Хайван кушаматлары да баш хәрефтән язылалар.
Йорт хайваннарыгыз булса, дәфтәрегезгә языгыз.
Шулай ук дәүләт, республика, шәһәр, район, авыл, елга, тау исемнәре дә баш хәрефтән языла (Казан, Биектау,Идел)

Слайд #5
Биремнәр:
1)Китаптагы 21-24 битләрне карап чыгарга;
2)31, 34 нче күнегүләрне язмача эшләргә.
