Презентация на тему :"Халык авыз иҗаты".
Cкачать презентацию: Презентация на тему :"Халык авыз иҗаты".
Презентация по слайдам:
Слайд #1
Халык
авыз иҗаты
Cоставил: учитель. нач.кл. Зарипова А.Г.

Слайд #2
Халык авыз иҗаты әсәрләре:
1.Бишек җырлары
2.Такмаклар
3.Такмазалар
4.Санамышлар
5.Табышмаклар
6.Мәкальләр
7.Әкиятләр
8.Мәсәлләр
9.Тизәйткечләр
10.Мәзәкләр

Слайд #3
Кайбер әкиятләрнең,табышмак,
җыр, такмак, санамыш, мәзәк, бишек җырларының авторы бер генә кеше түгел, ә бик күп кешеләр була. Андый әсәрләрне халык иҗаты диләр. Бу әсәрләр бик борынгы чорлардан ук телдән телгә күчеп килгән, шуңа күрә аларны халык авыз иҗаты дип тә йөртәләр.

Слайд #4
Мәкаль – халыкның тормыш тәҗрибәсен туплаган кыска, тирән мәгънәле төгәл җөмләләр ул.
Мәкальнең төп мәгънәсе “сөйләп,әйтеп бирү”дигәнне аңлата.Төп максаты – фикер әйтү.

Слайд #5
Мәкальләр
Тән биргән дә ана,
Сөт биргән дә ана,
Тел биргән дә ана,
Көй биргән дә ана.
Ата –анаң чын дустың,
Дус – ишләрең юлдашың.

Слайд #6
Бишек -яшь баланы тирбәтеп йоклату өчен махсус җайланып эшләнгән асылмалы ятак яки йоклату урыны.

Слайд #7
Бишек җыры - бишектәге баланы тирбәтеп йоклатканда, юатканда җырлана торган җыр.

Слайд #8
Бишек җыры.
Әлли – бәлли бәүкәем,
Җан йөрәгем, нәнкәем,
Рәхәт кенә тынычлап
Йоклап китәр бәбкәем...

Слайд #9
Бишек җырлары.
Әлли – бәлли итәр бу,
Йокыларга китәр бу.
Бәү – бәү итеп,күз йомып
Изрәп кенә китәр бу.
Алма кебек тәгәрәп
Үсеп буйга җитәр бу,
Абыйлары артыннан
Мәктәпләргә китәр бу.
Мәктәпләрдә укыгач,
Галим булып җитәр бу.

Слайд #10
Тел шомарткычлар – авазларны дөрес әйтер өчен кулланыла торган шигъри әсәрләр.
Карамага карама
Карама, карама,карамага карама,
Карамага карасаң, ике күзең карала.
( карама – ясень)

Слайд #11
Такмаклар – бию өчен яки күңел ачу өчен әйтелә торган халык иҗаты әсәрләре.
Бие,бие,бие әле,
Биегәнең юк әле;
Сине матур бии диләр,
Биетеп карыйк әле.
Челтәр икән якасы,
Бигрәк матур тәңкәсе;
Аккош микән,былбыл микән
Моны үстергән әнкәсе.

Слайд #12
Санамышлар – кайбер уенны башлап җибәргәндә балалар арасында әйтелә торган үзенә бер төр тезем сүзләр.

Слайд #13
Санамыш.
Кура җиләк
Бер чиләк, ике чиләк,
Өч чиләк, дүрт чиләк,
Биш чиләк,алты чиләк,
Җиде чиләк,сигез чиләк,
Тугыз чиләк – кура җиләк!

Слайд #14
Табышмак – зиһен ачкычы
Төп мәгънәсен уйлап белергә кирәк булган нәфис сүзне табышмак диләр.

Слайд #15
Җире ак,
Орлыгы кара,
Кул белән чәчәләр,
Авыз белән җыялар.

Слайд #16
Агач түгел – яфраклы,
Күлмәк түгел – тегелгән,
Кеше түгел – сөйли,
Нәрсә ул?

Слайд #17
Мәзәк – күңел ачкычы
Саф һавада йөри
Алсу, нигә дәресеңне әзерләмәдең?
Ут юк иде.
Ә телевизор карадыңмы соң?
Аны бит мин караңгыда карадым.
