Презентация по татарской литературе "Туган тел"
Cкачать презентацию: Презентация по татарской литературе "Туган тел"
Презентация по слайдам:
Слайд #1
Тема: «Туган телем»
Эшне башкарды:
Дәүләтшина Ралина,
8 нче А сыйныфы укучысы
Фәнни җитәкче:
Әхмәтшина Айгөл Фаукат кызы,
туган тел һәм әдәбияты укытучысы

Слайд #2
Максат: Төрле чорда иҗат итүче шагыйрьләрнең туган телгә багышланган шигырьләрен тирәнтен өйрәнү

Слайд #3
Бурычлар:
1. Шагыйрьләр иҗатында туган телгә багышланган шигырьләрне барлау һәм анализлау;
2. Шигырьләрдә тел язмышы чагылышын билгеләү;
3. Хәзерге чорда халкыбызның туган телгә булган мөнәсәбетен ачыклау.

Слайд #4
Туган телне олылау, бөтен барлыгы белән ярату
Милли тел- күрке халыкның, бетми милли телләр
Күп яшәргә дәртле милләт халкы милли тел биләр.
Яхшы милли телле – милләт, милли тел- милләт җаны,
Изге хисне, милли гадәтне дә милли тел сөйләр.
Миргазиз Укмаси “Милли тел”

Слайд #5
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең,
кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.
Г.Тукай “Туган тел”

Слайд #6
Телнең чисталыгы өчен көрәшү
Кил, өйрән, и туган, бер башка телне, Бүтән телләр белү-яхшы һөнәрдер. Катыштырма вәләкин телгә-телне, Тел уйнатмак наданлыктан әсәрдер.
Дәрдемәнд “Кил өйрән...”

Слайд #7
Ана телен ватып – бозып сөйләп,
Кешелегең генә төшә бит!
Корама тел, ялган чир булып,
Яңа буыннарга күчә бит!
Р. Фәйзуллин ”Туган тел турында бер шигырь”

Слайд #8
Тел кыйммәтләрен сакларга омтылу, аның язмышы өчен борчылу
И родной тел, аңлаталар:
Можно жить и без синсез
Мама, папа и бабуля
Оставили меня телсез.
В. Казыйханов “И родной тел”

Слайд #9
Тик аңламый берни дә...
Ишетсә дә көн саен,
Бу телне ул белми лә!
Күрсәң иде малайның
Ничек гаҗәпләнгәнен:
-Кара әле, яшь чакта
Мин татарча белгәнмен?!
Ш.Галиев”Магнитофон онытмый”

Слайд #10
Киләчәк буынны туган телебезне сакларга чакыру, өндәү
Туган тел-иң татлы тел,
Туган тел-иң тәмле тел.
Тәмле дип, телең йотма-
Туган телне онытма!
Ш.Галиев “Туган тел”

Слайд #11
Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: “Әни!”-дип- Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: “Әти!”-дип- Күзләреңә яшьләр тыгылыр- Туган телең әнә шул булыр!
Зөлфәт “Туган тел”

Слайд #12
27.04.2022
12
ИГЪТИБАРЫГЫЗ ӨЧЕН
РӘХМӘТ!
