Презентация к уроку "Туры сөйләм янында тыныш билгеләре"
Cкачать презентацию: Презентация к уроку "Туры сөйләм янында тыныш билгеләре"
Презентация по слайдам:
Слайд #1
Туры сөйләм янында тыныш билгеләре

Слайд #2
Беренче очрак.
Автор сөйләме туры сөйләмнән алда килә.
А:”Т(...)(?)(.)”.
Илнур аптырап сорады: “Нигә ул үзе кайтмый?”

Слайд #3
Икенче очрак.
Автор сөйләме туры сөйләмнән соң килә.
”Т(...)(?)(.)(,)” – а.
“Минем аны күптән күргәнем юк.” – дип акланды ул.

Слайд #4
Өченче очрак.
Автор сөйләменең уртасына туры сөйләм килеп керә.
А:”Т(...)(?)(.)(,)” – а.
Әнисе хәйран калып: “Ул килмичә кала алдымы?” - дип сорады.

Слайд #5
Дүртенче очрак.
Автор сөйләме туры сөйләм уртасында килә.
”Т,- а, - т”.
”Т,- а. - Т”.
”Т(!)(?)- а. - Т”.
“Әле вакыт күпме соң? – диде әти. – Өлгерәсе иде”.

Слайд #6
Цитата – язма әсәрдән алынган туры сөйләм
Аристотель: «Начар итеп ун тапкыр эшләүгә караганда, шул ук эшнең бер өлешен җиренә җиткереп башкару яхшырак», - дип язган.

Слайд #7
Әдәби әсәрләрдә цитата булмаган туры сөйләм кызыл юлдан языла. Аның алдыннан сызык куела, куштырнаклар куелмый.
Әни, аркамнан сөеп:
- Үзең генә кайттыңмыни, балакаем? – диде.

Слайд #8
Диалог
Ике яки берничә кешенең үзара сөйләшүе.(Разговор двух или нескольких лиц)
- Бүген урманга барабыз.
Ник?
Гөмбә җыярга.
Быел гөмбә күпмени?
Бик күп диләр.

Слайд #9
Монолог
Бер генә кешенең тыңлаучы яисә укучы өчен сөйләме.
Кеше, сез китәргә җыенасыз! Сездән аерылып калу авыр миңа...Сез кичерегез мине... Бу – тик вакытлы гына...Әйе, сез барыгыз!Хәерле юл сезгә! Ерак юлларыгызны җиңел үтегез!..
