Презентация по татарской литературе на тему " Мәкаль hәм әйтемнәр" (6 класс)
Cкачать презентацию: Презентация по татарской литературе на тему " Мәкаль hәм әйтемнәр" (6 класс)
Презентация по слайдам:
Слайд #1
Башкортстан Республикасы Авыргазы муниципаль районы “Кәлчер гомуми төп белем бирү мәктәбе”
Мәкальләр һәм әйтемнәр.
Төзеде Тимербулатова Д.Р.,
татар теле hәм әдәбияты укытучысы

Слайд #2
Мәкальләр һәм әйтемнәр.

Слайд #3
Мәкаль – тормыш тәҗрибәсен гомумиләштереп, гыйбрәт һәм үгет-нәсыйхәт бирү максатында, нәтиҗәне күп мәгънәле образларда әйтеп бирүче жанр.

Слайд #4
Әйтем – фикерне үткен, образлы җөмләләр белән, истә калдырырлык итеп әйтеп бирү.

Слайд #5
Мәкаль
- берничә кисәктән төзелгән туры һәм күчерелмә мәгънәле;
- тулы җөмләләрдән торган җор, тапкыр әйтелмә;
- бер ритм һәм рифмага салынып әйтеләләр, сөйләмгә ямь бирәләр;
- нәтиҗә ясала.

Слайд #6
Әйтем
- тулы җөмлә түгел, фикернең бер өлешен генә тәшкил итә;
- ритм, рифмага салынмаган, сөйләмгә ямь бирә;
- икенче сүз, сүзтезмә белән алыштырып була;
- әйбер-күренешнең бер сыйфатын гына ача.

Слайд #7
Өй эше.
а) Укучыларга туганнарыннан яки күрше әби-бабайлардан сорашып берничә мәкаль язып килергә. Аларның мәгънәләрен ачыкларга.
ә) татар һәм рус телендә мәгънәләре туры килгән мәкальләрне язарга.

Слайд #8
Белем — нур, белмәү — хур.
