Презентация по творчеству Г.Тукая
Читать

Презентация по творчеству Г.Тукая

Cкачать презентацию: Презентация по творчеству Г.Тукая

Вставить эту публикацию

Вставить код

    Ничего не найдено.
Click here to cancel reply.

Презентация по слайдам:


Слайд #1

Габдулла Тукай

(1886-1913)

Слайд #2

Татар халкының бөек шагыйре.
“Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул».

Габдулла Тукай.

Слайд #3

Габдулла Тукай Түбән Кама районының Өчиле авылында туган. Шәрифә карчыкта ул гомеренең иң күңелле мизгелләрен уздыра. Без быел аның “Су анасы”, “Кәҗә белән сарык” әкиятләрен укыдык.

Слайд #4

Габдулла Тукай Арча районының Кушлавыч авылында туган. Шәрифә карчыкта ул гомеренең иң күңелсез мизгелләрен уздыра. Без быел аның “Шүрәле”, “Пар ат” әсәрләрен укыдык.

Слайд #5

Г. Тукайның туган авылы - Кушлавыч

Слайд #6

Шәрифә карчыкта яшәү.

“Мин бу карчык өендә кадерсез, артык бер бала булганлыктан, ул мине тәрбияләмәгән, тәрбияләү түгел, ачык йөз дә күрсәтмәгән...”

Слайд #7

Габдулланы әнисе Саснага алдыра....

“Үги әтиемнең һәм әниемнең мине сөюе, миңа чәй янында кәрәзле балны ак күмәчкә ягып бирүе, минем шунда куанганнарым, биш минутлык төш шикелле генә, әле дә булса хәтеремдә...” (Г.Тукай)

Слайд #8

Кечкенә Габдулла - ятим бала.
“Үз әнисе исән чагы ахры: Оекбашы җылы күренә. Бәхетсезлек сизеп, моңсуланып Утырган ул сәке түренә”

(Н. Шамматова)

Слайд #9

Габдулланы бабай гаиләсенә – Өчилегә кайтарып бирәләр.
Габдуллага бик күп гаиләдә булырга, авылдан авылга, кулдан кулга йөрергә туры килгән. Бабай, үги әбинең киңәше белән, аны ямщикка утыртып, Казанга озаткан.

Слайд #10

Казанда Печән базарында:
“Асрарга бала бирәм, кем ала? ”- дип ямщик кычкырып йөргәндә, бер агай мине үзенә алып киткән”.

Слайд #11

Казан шәһәре – Яңа Бистәдә яшәү
Яңа әтисе – Мөхәммәтвәли тирече,базарда сатучы.
Әнисе Газизә кәләпүшләр тегә. Алар малайны яхшы карыйлар.

Слайд #12

Габдулла Казанда яшәгән йорт

Слайд #13

Һөнәрче йортының эчке күренеше

Слайд #14

Юллар Өчиледән – Кырлайга...
Кырлай авылы кешесе Сәгъди абзый Габдулланы уллыкка ала...

Слайд #15

Кырлайда Габдулла яшәгән йорт күренеше
Сәгъди абзый йортында һәрвакыт чисталык, икмәк, бәрәңге, сөт- катык булган. Кечкенә Апушның тамагы тук булган. Бер елдан соң бу гаиләдә аларның малайлары туган һәм кечкенә Апуш бала карашкан.

Слайд #16

Кырлайда яшәгән йорты

Слайд #17

Кырлай - минем дөньяга күзем ачылган урын...
Кырлайда мәдрәсәгә укырга йөри башлый һәм беренче дәресләрне ала.

Слайд #18

Кырлайдагы музей – йорты.

Слайд #19

Тукай Уральск шәһәрендә апасында...
Әтисе белән бертуган апасы Газизә һәм җизнәсе Габдулланы Уральск шәһәренә алып китәләр.

Слайд #20

“Шүрәле”поэмасы

Слайд #21

1.Г.Тукай кая туган?
Н)Кырлай
О)Өчиле
П)Кушлавыч

Слайд #22

2. Габдулла кайсы авылны”Дөньяга күзем ачылган урын” дип атый?
А) Кырлай
Б) Өчиле
В) Казан

Слайд #23

3. Кырлайдан соң ул кая китә?
П)Казан
Р)Уральск
С)Петербург

Слайд #24

4.Өчиледән Габдулланы бабасы кая җибәрә?
А) Казан
В) Мәскәү
К) Уральск

Слайд #25

5. Габдулла туган авыл кайсы районда урнашкан?
С) Түбән Кама
Т) Арча
У) Балтач

Слайд #26


Тукай исән.
Җыры күңелләрдә,
Яшәсәк тә үзен күрмичә.
Тукай килә моңлы сазын уйнап,
Шагыйрьләргә тынгы бирмичә.