Презентация по татарскому языку на тему "Тел милләтнең язмышы"
Cкачать презентацию: Презентация по татарскому языку на тему "Тел милләтнең язмышы"
Презентация по слайдам:
Слайд #1
Тел милләтнең язмышы

Слайд #2
Туган телебез – татар теле – бик борынгы һәм бай телләрнең берсе. Ул башка телләр арасында үзенең аһәңле аваз составы, искикеч зур сүзлек байлыгы, үзенчәлекле грамматик төзелеше белән аерылып тора.

Слайд #3
Габдулла Тукай
Туган тел
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең,
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.
И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!

Слайд #4
Күңел байлыгы җанга телебез аша туплана. Әгәр син үз телеңне белмисең икән, үз халкыңның мәдәниятен, аның рухи байлыгын үзләштерә алмыйсың. Күп акыл ияләре, галимнәр, язучылар тел турында төрле фикерләр әйтеп калдырганнар. Рус язучысы К.Г. Паустовский болай дигән: "Үз илеңә булган мәхәббәтне үз теленә булган мәхәббәттән башка күз алдына китереп булмый. Туган теленә битараф кеше кыргый. Ул үзенең табигате белән үк зыянлы. Чөнки аның телгә карата битарафлыгы үз халкының үткәненә, бүгенгесенә һәм киләчәгенә битараф булуын белән аңлатыла”.

Слайд #5
Бүгенге көндә татар теле — зур үсеш алган телләрнең берсе. Галимнәр әйтүенчә, татар телендә ярты миллионлап сүз бар. Сүзләрне җыю, сүзлекләр төзү, сүзлекләрнең төрләрен өйрәнү белән лексикографлар шөгыльләнәләр. Сүзлекләр ике төргә бүленә: энциклопедик hәм филологик (ягъни, икетелле) сүзлекләр. Татар теленең шулай ук аңлатмалы, орфографик, диалектологик hәм фразеологик сүзлекләре бар. Шулай ук күпсанлы үзөйрәткечләр дә төзелде.

Слайд #6
Татар теле — иң бай hәм иң борынгы төрки телләрнең берсе. Берләшкән Милләтләр Оешмасының карары ниге-зендә, җир шарындагы 6500 телнең 14е халыкара тел дип игълан ителгән. Бу телләр арасында татар теле дә бар. Татарча белгән кеше 30 лап телдә сөйләшүчеләр белән иркен аралаша ала.Төзелеше буенча татар теле агглютинатив телләргә керә. Агглютинатив телләрдә (башкорт, төрек, үзбәк, h.б.) үзгәрми торган тамырга билгеле бер тәртиптә кушымчалар ялгана. Кушымчаларның hәрберсе бер генә грамматик мәгънә белдерә.

Слайд #7
Ул булганда адашмабыз –
Юлым туры, нурлы көнем.
Күз карасы кебек саклыйм
Анам теле – Татар телен!
туган телеңне бел һәм ярат!
