Презентация по татарской литературе "Сәнгать төре буларак әдәбият" (7 класс)
Cкачать презентацию: Презентация по татарской литературе "Сәнгать төре буларак әдәбият" (7 класс)
Презентация по слайдам:
Слайд #1
Сәнгать төре буларак әдәбият
7 нче сыйныфта әдәбият дәресе.
Аватор: Теләче районы Алан урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Кыямова Гөлсинә Рашит кызы.

Слайд #2
Дәрескә кагыйдәләр
•Әдәпле һәм игътибарлы бул!
•Сүзеңне ачык һәм дөрес әйт!
•Иптәшләреңне хөрмәт ит!
•Башкаларны бүлдермә!

Слайд #3
Рәсемдәге күренешләрне нәрсә берләштерә?

Слайд #4
Сәнгать- кешеләрнең дөньяны күз алдына китерү теләге нигезендә барлыкка килгән, халык күңелен, аның мәгънәви тормышын чагылдыра торган иҗади хезмәт ул.

Слайд #5

Слайд #6
сәнгать
музыка
театр
сынлы сәнгать
скульптура
әдәбият
авазлар
хәрәкәт
сүз
таш
буяу

Слайд #7
Әй, авыл, син мең шәһәрдән
Мең кабат ямьле вә хуш*:
Бер кеше юк бер урамда...
Нинди тын һәм нинди буш.
Нинди иркен, нинди рәхәт,
Нинди бар җир гөл генә;
Синдә төн дә юк, төнең дә
Бер болытлы көн генә.
Ул кара бер күгеңә бу
Фирүзә* бит, бик зуры,
Күр аеңны, кайда бар бу?
Бер гаҗәеп бит нуры!
Һәм гаҗиб* бер яктылыкта
Җир көмеш төсле тора:
Анда – урман һәм дә таулар,
Монда кырлар яктыра.
Синдә бар да чын матур һәм
Чын матур синдә генә,
Тагы да артыр бер матурлык
Китдисәм мин дә менә.

Слайд #8
Әдәбиятның сурәтләү чаралары
Эпитетлар
Метафора
Сынландыру
Чагыштыру

Слайд #9
Әдәбият - тормышны сәнгать образы аша сүзләр ярдәмендә чагылдыручы сәнгать төре.

Слайд #10
Рефлексия
Дәрес сезгә ошадымы?
-Аеруча нәрсә кызыклы булды?
-Нинди яңалык белдегез?

Слайд #11
Өй эше
Үзегез яраткан әдәби әсәрдән өзек алып, андагы матур әдәбиятка гына хас булган сурәтләү чараларын билгеләргә.
